Шигърият
Шигъри фикерләр
Үзен Аллаh Тәгалә күзәткәнен белеп тора, тик еш кына адәм үз гамәлләренә күз йома.
Кеше
Үзен Аллаh Тәгалә күзәткәнен белеп тора,
тик еш кына адәм үз гамәлләренә күз йома.
Агачлар гына туп-туры кояшка таба үсәләр мәллә?!..
Ике хис
Мәхәббәттән балалар күбәя,
ә нәфрәттән ятимнәр арта...
Кешеләр
Чүп-чарда казынып йөргән кешеләр –
аз гына көч җитмәгәнгә
егылып төшкән кошлар сыман...
***
Кошлар – кыйтгаларны тоташтырган беренче Колумблар...
Чык
Таң белән үләннәр госел коена..
***
Хаҗ –
Кешеләрнең садәлеккә кайткан мәле...
***
Яңа ел – язылмаган ап-ак бит!..
Тик ул романның яки поэманың
дәвамы гына...
"КУ" 9, 2020
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
2
0
0
Аллаh Тәгалә барсын күзәтеп, белеп тора,тик еш кына адәм гамәлләренә күз йома.Күпме хезмәт куеп төзелгән тәмугъ буш торсын мәллә?!. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0
0
0
Балалар ир белән хатын якынлыгыннан туалар, ерагаюыннан ятим калалар. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0