Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри фикерләр

Өмет – Сине соңгы мизгелгә кадәр калдырмаучы миhербанлык...

***

Өмет –

Сине соңгы мизгелгә кадәр калдырмаучы миhербанлык...

 

***

Тарих:

Елъязмалар эзли кеше үткәннән,

ә күзләреннән бабалары карап тора...

 

***

Хезмәт җимешләре өлгергәч:

шәhәрләр кала,

юллар кала,

күперләр кала...

 

***

Азан –

Ерак бабаңнарның сине

ззләп тапкан тавышы...

 

***

Манаралар –

Ерак бабаңнарның сиңа

калдырган иң кадерле мирасы...

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев