Шәүкәт Галиев шигырьләренә җырлар

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, А.Алиш исемендәге әдәби премия, Г.Х.-Андерсен исемендәге почётлы диплом иясе Шәүкәт Галиев (1928-2011 ) күпкырлы талант иясе иде. Әлбәттә, ул – иң башлап, балалар шагыйре. Аның Шәвәлие, Тимерша-Камыршасы, Котбетдин мәргәннәре әллә ничә буын балаларны тәрбияләде. Ул балаларның эчке дөньясын тирәннән тоеп иҗат итте, шуңа да шагыйрьнең шигырьләре мәктәп укучыларының теленнән төшмәде. Дистәләгән китапларының чын сәнгать әсәрләре буларак уңай йогынтысы бала күңелен баетты һәм әле дә баета. Икенчедән, ул – лирик шагыйрь. Аның лирик шигырьләрен туплаган «Сиңа әйтер сүзем бар» исемле соңгы китабы 2008 елда дөнья күрде. Хәер, ул юмор остасы да, фәлсәфи фикерләре белән дә кызыклы шәхес иде. Ә җырлары... Монысы үзе бер дөнья. Алар белән заман агышы да, вакыт җилләре дә хисаплашырлык. Чөнки халкыбыз берсен дә онытмый, түкми-чәчми җырлый бирә... Без дә аларны янәдән бер кат искә төшерүне муафыйк санадык... Саумысыз, арышларым! (Мәсгудә Шәмсетдинова көе) Исәнме, иркен кырларым, Саумысыз, арышларым; Сез минем сабый чагымнан Иң якын танышларым. Еракларда, чит җирләрдә Нихәтле торып та мин, Исләремнән чыгармадым, Сагындым, онытмадым. Агайлар килсә авылдан, Сүзне гел сезгә бордым, – «Игеннәр ничек быел?» дип, Хәлегезне белеп тордым. Сезнең өчен сусадым мин, Яңгырлар яумаса да, Сызландым, өзелгән башак Тузанда аунаса да. Сөенәм мин, бүген сезнең Шаулап үскәнне күреп. Башыгыздан сыйпыймчы бер, Юлымнан читкә кереп. Ятсынмагансыз лабаса, Куенга үреләсез; Сез миңа, ничә кайтсам да, Яшәреп күренәсез. Исәнме, иркен кырларым, Саумысыз, арышларым; Бөтенләйгә булсын иде Бу кайтып барышларым! Утыр әле яннарыма (Ифрат Хисамов көе)  Оныт мәшәкатьләреңне, Оныт инде беразга, Сыйпап-сыйпап чәчләремне, Бер иркәлә, бер назла. Утыр әле яннарыма, Ял булсын җаннарыма. Син утырсаң яннарыма, Ял була җаннарыма. Йөзләреңә төбәп карап, Килә бер сөенәсем, Килә бер иркәләнәсем, Килә бер сөеләсем. Утыр әле яннарыма, Ял булсын җаннарыма. Син утырсаң яннарыма, Ял була җаннарыма. Күземә ашыгып кына Салкын карап үтмә син, Өстәп тор сөю ялкынын, Гел өсти тор, бетмәсен. Утыр әле яннарыма, Ял булсын җаннарыма. Мин утырсам яннарыңа, Ял булыр җаннарыңа. Раушаниям, бәгърем (Васил Хәбисламов көе) Диңгезнең дә була төрле чагы, Бер давыллап ала, бер тына, Раушаниям, бәгърем, Бер давыллап ала, бер тына, Күңелләрем сиңа омтыла. Хат-хәбәрең юк бу араларда, Сәлам әйтми синнән җилләр дә, Раушаниям, бәгърем, Сәлам әйтми синнән җилләр дә, Ансыз кыен ерак җирләрдә. Акчарлаклар очкан Агыйделдә Тугайларны ялгыз гизәмсең, Раушаниям, бәгърем, Тугайларны ялгыз гизәмсең, Чәчәкләрне миңа өзәмсең? Күпме күзләр күреп онытылган... (Мирсәет Яруллин һәм Рифкать Гомәров көйләре)  Күпме күзләр күреп онытылган, Күпме йөзләр чыккан исемнән, Күпме сүзләр киткән хәтеремнән, Ә син һаман, һаман исемдә. Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп, Мин минутлык хискә исердем. Айныдым да, сөенеп туялмыйча, Тагын сине искә төшердем. Йөрәгемне, ахры, тутыргансың, Башкаларга анда урын юк. Күңелемдә синнән бүтәннәргә «Сөям» дигән назлы җырым юк! Тамчылар тамар чаклар (Фасил Әхмәтов көе) Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Бергә булган вакытларны Сәгатьләп санар чаклар. Кама буйлары тал-тирәк, Тирәксез җирләр сирәк. Яшьлек яздай шаулар китәр, Сөеп калырга кирәк. Таллар уйлана инде, Бөре уяна инде, Язларында ялгыз йөрсәң, Йөрәкләр яна инде... Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Кадерен белгән кешегә Минутлап санар чаклар... Кыңгыраулы мәктәп еллары (Хөснул Вәлиуллин һәм Рим Хәсәнов көйләре) Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз, Офыкларга карап очар өчен, Иңнәрдә без канат тоябыз. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Күңелләрдә гомерлеккә калыр Шушы соңгы, моңлы чыңлавы, Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Зур юлларга безне чыгардың син, Күңелләргә бирдең омтылыш. Соңгы звонок булсын беренчесе – Син каршыла безне, зур тормыш! Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Онытылмас кая юл тотсак та, Сагындырыр таныш чыңлавы, Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!.. Алда әле заман имтиханы, Күп сынаулар әле үтәсе, Максатларга әле ирешәсе, Хыялларны чынлык итәсе. Әйтерсең лә пар атларда үтте Кыңгыраулы мәктәп еллары; Киләчәккә безне озатканда Онытылмас дәртле чыңлавы, Кыңгыраулы, кыңгыраулы, Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: