Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шатлыкларның төсе һәрчак чагу...

Шатлыклардан елмаюлар туа, Кайгылардан кала гел яра.

Шатлыкларның төсе һәрчак чагу,
Кайгыныкы гына гел кара.
Шатлыклардан елмаюлар туа,
Кайгылардан кала гел яра.
Ак төстәме, яшел, зәңгәрме ул —
Шатлык шатлык инде кайда да.
Алтын-көмешләргә төрелсә дә,
Кара булып кала кайгылар.
Сагыш төсе һәрчак сары инде,
Зәңгәр төстә гелән хыяллар.
Иртәгәсе – алсу, ә үткәннәр
Чуар төскә гелән буялган.
Һәр кешенең шатлык төсе үзгә,
Һәрчак чагу, якты – шул бары.
Тик кайгылар гына бердәй ачы,
Һәркем өчен кайгы гел кара...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев