Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шатлык һәркөн кирәк

Көненә бер шатлык эстәгәндә, мин бер бәндә түгел, мин – Кеше!

Бер кечкенә шатлык кирәк һәркөн,
бодай хәтле генә казаныш
тыныч кыштан,
уңдырышлы көздән,
җылы җәйдән,
дәртле яздан тыш...
Йә күзләрем күрсен ул шатлыкны,
йә тибрәнсен күңел кылларым,
йә башыма килсен тирән фикер,
йә ясасын нидер кулларым.
Һәркөн кирәк бер булса да шатлык –
имин илгә-җиргә өстәмә –
саф һавадан, чиста судан гайре,
тәмле ризык тулы өстәлдән...
Шул ихтыяҗ җанга шифа бирә
һәм ныгыта йөрәк тибешем...
Көненә бер шатлык эстәгәндә,
мин бер бәндә түгел, мин – Кеше!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев