Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шарлавык белән Елга

Җир-Анага исә бар да үз – Икесен дә көтә зур диңгез.

Әйткән, ди, Шарлавык Елгага:
– Суың синең бигрәк тын ага.
Минем гайрәтемне күр менә –
Ташлар сикерешеп, үр менә!
Буш күбекләр күккә сикергән,
Тыныч Елга сүзен җиткергән:
– Таш күчерү әле – көч түгел,
Тереклекне сакла көч түгеп!
Чәчәк атсын болын-тугайлар,
Җырын сузсын җырчы тургайлар,
Балкып торсын йөзе кешенең –
Тәгам-сыен татып эшенең.
P.S. Җир-Анага исә бар да үз –
Икесен дә көтә зур диңгез.

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев