Логотип Казан Утлары
Шигърият

"Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар..."

Корал белән түгел, каләм белән Хәл итәләр җиһан язмышын.

Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар,
Йокламыйлар алар көнен дә... –
Меңәрләгән кеше җавап табар:
Илаһи гамь алар күңелендә.
Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар. –
Юкса шигырь кайчан язылсын?!
Корал белән түгел, каләм белән
Хәл итәләр җиһан язмышын.
Ялгышмагыз, шигырь генә, диеп,
Һәр иҗеге саен – могҗиза!
Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар –
Алар җаны аша төн уза...

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев