Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь хакы

...Шагыйрьлегең риясызлык белән, Сабый җаның белән үлчәнә.

Газинур Моратка

Ялгызмы син?
Шагыйрь җирдә ялгыз.
Сыешмый ул төркем-күчләргә.
Шагыйрь шәхесе язган шигыренең
Ихласлыгы белән үлчәнә.


Сөйгәненә сынауны күп бирер, –
Кыйнаса да дөнья, үчләнмә.
Шагыйрьлегең риясызлык белән,
Сабый җаның белән үлчәнә.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев