Шадра

А просто мне петь не хочется

Под звон тюремных ключей.

Анна Ахматова

Күрәсеңме, карлар шадра-шадра.

Күрәсеңме, иңнәрендә – тамга.

«Мин бу илнең улы түгел!» – дисең.

Сүзләреңнән серкә тама җанга.

Күрәсеңме, кулларында богау,

Беркем белми: кем – йоклый, кем – уяу.

Эзләреңә зарыккан ул шәһәр

Картада бер төртке – кара буяу.

Без бер төртке – ялган беркетмәдә.

Юкса беркем, беркем беркетмәгән:

«Яшә, – диеп, – сула бу һаваны!

Ул тик никтер бераз... күкертләнгән...»

Күрәсеңме, таңга кадәр, таңга

Күгебездә бер үк йолдыз яна...

«Мин бу илнең кызы һаман!» – димен.

Һәм ятимлек умырыла җанда.

Тукмарлардан тукмарланган илдә

Изүләрен ачканнарның җилгә

Мин йөрәген тыңлыйм:

Тибәргә әле,

Тибәргә әле

Рөхсәтме бу Җирдә?

Тибәргә әле

Рөхсәтме бу Җирдә?!

Тибәргә әле...

«Мин бу илнең улы түгел...» – дисең.
 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: