Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәгать чылбыры

Санасын, әйдә, сәгатьләр, чүпләмик ватыкларны...

«Челт» тә «челт» сәгать чылбыры,

Уклары янап тора,

Кәккүк, тәрәзәсен ачып,

Елларны санап тора.

 

Авырая гомер гере:

Баса кара, аклыгы.

Монда язмышымның йөге,

Монда кайгы, шатлыгы.

 

Чәлпәрәмә килә кайчак

Юлда өмет, хыяллар.

Офык аша, офык чигә

Алга баса диварлар.

 

Санасын, әйдә, сәгатьләр,

Чүпләмик ватыкларны,

Диварлар безгә тау түгел,

Әйтер сүзебезне әйтик,

Җырлар җырыбызны җырлыйк,

Туктатып вакытларны.

 

«Келт» тә, «келт» сәгать уклары,

Кәккүге карап тора,

Сәгать чылбыры кыскара,

«Тук» та «тук» – минем дә йөрәк

Гомерне санап тора.

 

Санап тора, саллап тора –

Еллар агышына кертми,

Кушмый салга ялганын!

Сезнең алда бар гомерем,

И кадерле кешеләрем,

Бергә үтик калганын!

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев