Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сездә ни хәл? Бездә карлар ява...

Кышны каршыларга чыккан җирдән карап калдым киткән көзләремә.

Сездә ни хәл? Бездә карлар ява...

Мамык карын коя гына болыт.

Үзән өсләренә аклык иңә,

тәү карларның кыюлыгы булып.

Сездә ни хәл? Бездән көзләр китә...

Кышлар тора өскә ишелергә.

Җанда җылы булса, кыш салкынын

җиңел бит ул, җиңел кичерергә.

Куна карлар, куна учак төсле

янып торган миләш өсләренә.

Кышны каршыларга чыккан җирдән

карап калдым киткән көзләремә.

Сездә ни хәл?.. 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев