Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәерлектер

Кышкы урам. Ишеп карлар ява, Мин тунымны салып йөгердем.

Кышкы урам. Ишеп карлар ява,

Мин тунымны салып йөгердем.

Ап-ак дөнья буйлап бер үтмәсәм,

Гүзәллекне ничек күрермен?

Тәрәзәдән тоеп буламыни

Бу сафлыкка чумган җир йөзен?!

Килә минем ак көртләргә батып,

Урман эчләрендә йөрисем.

Кар көртләре киртә буламыни,

Күңелләргә иңгән сафлыкка?!

Тәлгәш-тәлгәш ак йолдызлар ява,

Аксыл карга каеп ак ука.

Аклык белән иләсләнеп йөрим,

Мәхәббәтен тапкан яр сыман....

Шагыйрь кеше сәеррәк була

Сәер кешеләрнең барсыннан.

Мондый ямьне күрми йөргән затмы?.. –

Ул – таш йөрәк, димәк, ул – агач!

Кеше ничек шагыйрь була алсын,

Минем кебек сәер булмагач?!

 

"КУ" 06,2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев