Логотип Казан Утлары
Шигърият

Серле күчеш

Аһ, җәйне яшәткән яшел төс акрынлап сарыга әйләнә.

Җир-суны озаклап күзәткәч,

төрлечә хисләнәм: әллә-лә!..

Аһ, җәйне яшәткән яшел төс

акрынлап сарыга әйләнә.

Моңарчы илтифат итмәдем –

ниндидер илаһи могҗиза.

Әфсенгә бирелгән шикелле,

күңелдән сөзелеп, моң уза.

Шушындый сихерле күчештә

хәяти хикмәт тә, гамь дә бар.

Яктылык нурлары сынудан

зирәк зат мөкатдәс ямь табар.

Күзлибез дәрьяның агуын,

учакның януын текәлеп.

Ә хәзер хлорофилл тибешен

тыңларга яратам тын калып.

...Яшелнең сарыга дүнүен

эчкәрәк яшереп, төн килде.

Гәрәбә дисбемнән Мәңгелек

елмаеп куйгандай тоелды...
 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев