Сер алдым

Икенче кат килдем бу дөньяга...

Көн утырды, буран басылды.

Дусның кадере артты.

Дошманның да асыл йөзе,

шөкер, ачылды.

Ачыкланды төсләр! Хисләр кискен.

Әмма акыл инде өстенрәк.

Җиргә мәңгелеккә килгән кебек

яшәп калсын көнчел мескеннәр.

Якты көннән алар бер китсәләр,

белеп торам, кире кайталмас,

Очрашасы килә йөзләр-йөзгә,

сезнең белән, «яшь һәм ят алмаш!»

Һәм әйтәсе: Яшәү – иң чын бәхет.

Үтә кырыс, үтә нәзберек,

күз дә тия бик тиз, сүз дә тия –

 бәхет күпне сорый, аз биреп.

 Нәфес сузсаң, бөтенләйгә кача,

 эзлә, эзәрлекләү – әсирлек.

Безнең яшәү – илгә бәхет кошын

очырып җибәрүгә әзерлек.

Очышларның ул иң хәвефлесе,–

төпкә тартса заман чоңгылы,

гәүдәң белән бергә хатирәң дә

илдән китә түгелме соң ул?

Канатсызны күккә чөймик әле,

 егылалар, үрчи сукбайлык...

Борылдым да кинәт йөзләр-йөзгә,

өзеләсен сизеп сукмакның –

очканында күрдем бәхет кошын,

канатларның көчен сынадым;

Кемнәр эзләр, кемнәр эзәрлекләр –

киләчәктән шулай сер алдым.

 

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: