Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөбханалла!

Төшкә кердең бүген, сөбханалла, Сабый бала сыман куандым.

Төшкә кердең бүген, сөбханалла,

Сабый бала сыман куандым.

Ышанмаслык: тәмле йокылардан

Уянасы килми уяндым.

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Мендәремә башны терәүгә,

Игътибар да итмәс идем мәңге

Җир йөзендә башка берәүгә.

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Коңгырт күзләремне ябуга,

Сөю ялкынына утын өстәп,

Торыр идем, уртак януга.

Шушы төшне көн дә күрсәм иде,

Мендәремә башны терәүгә,

Ала алмас иде сине миннән

Җир йөзендә башка берәү дә.

Төшкә кердең бүген, сөбханалла,

Сабый бала сыман куандым.

Мулла безгә никах укыды бит! –

Уянасы килми уяндым.

 

"КУ" 2,2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X