Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сайга чыкса...

Дулкынлана халык җаны... Ачу... Пошаман... Үпкә... Тыштан ләкин халык тыныч – дулкын әлегә төптә...

Дулкынлана халык җаны...
Ачу... Пошаман... Үпкә...
Тыштан ләкин халык тыныч –
дулкын әлегә төптә...
Ул әле гайрәтле түгел,
ул тавыш-тынсыз, ялкау...
Ләкин сайга чыкса, дулкын
цунами булып калка.
Цунами Аллаһ кулында –
цунами дилбегәсез...
Без дилбегәне әлегә
кулда тота беләбез...

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев