Логотип Казан Утлары
Шигърият

Саубуллашмый гына китеп бардың

Күпме гашыйк өзелеп көтә булыр Тик бер сүзне: «Җаным, кил әле!»

Саубуллашмый гына китеп бардың.

Хушлашырга көчең җитмәде.

Әллә курыктыңмы әйтер диеп:

«Тукта, җаным, тукта, китмә әле!»

Саубуллашмый киттең.

Әйталмадым

Иң кирәкле изге сүзләрне

Син беләсең, китә алмас идең,

Әгәр күрсәң минем күзләрне.

Син күрмәдең.

Ул күзләрдә ничек

Сагыш, язмыш, ялгыш буталган.

Ул күзләрдә ничек ут янган да,

Шул күзләрдән ничек боз тамган.

Киткәннәргә: «Тукта!» – диеп әйтү

Кирәк микән, әллә кирәкми?!

Тик шулай да бары шушы сүзләр

Саклап калган сөю сирәкме?!

Еллар үтәр, бәлки, вакыт җитәр

Ачар өчен бикне, келәне.

Күпме гашыйк өзелеп көтә булыр

Тик бер сүзне: «Җаным, кил әле!» 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев