Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шат тамчылар йөгерешкән иде...

Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә, Казан тели сине күрергә. Шәһәр күптән тоташ күмердә…

Шат тамчылар йөгерешкән иде
Син бер үткән кайнар пакь юлдан.
Ләкин хәзер юксынуга түзми,
Гөрләвекләр кибеп юк булган.
Эзләреңне саклап кала алган
Сукмаклар да моңсу тоела.
Көз килгәнгә түгел, сәбәп башка...
Агачлардан яфрак коела.
Сине өзелеп сагынудан һәркем
Калыр иде, ахры, күмергә.
Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә,
Казан тели сине күрергә.
Шәһәр күптән тоташ күмердә…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев