Сары йорт
Чыраг тотып, якты эзләүчеләр Һәрчак булган, һәрчак калыккан.
Адлер Тимергалин рухына
Юлбашчылар юл яздырган чакта,
Ватан язган чакта акылдан,–
Кара чорларда да, чыраг тотып,
Якты эзләүчеләр табылган.
Чыраг тотып якты эзләгәннәр
Җәһәннәмнән, Дию өненнән.
Ә илләрдә көннәр әверелгән
Тоташ Варфоломей төненә.
Иләмәннәр илне мәңге килмәс
Якты киләчәккә әйдәгән.
Газиз ватан үзе биниһая
Шыксыз сары йортка әйләнгән.
Сары йортка ябып саргайтканнар.
Азлар белгән – кайда чын, ялган...
Томанасы – гыйлем иясенә,
Гыйлемлесе җүләр саналган.
Бер мыскал да якты кермәсен дип
Томаланган тәрәз-ишекләр...
Күккә ашасы җан шул мәхшәрдән
Исән чыккан икән ничекләр?!
Күккә ашасы бу җаннарны соң
Нинди фәрештәләр саклаган?
Нинди генә кара дәвердә дә
Гали затлар булган, ак калган!
Ак калганнар – кара яксалар да,
Ак калганнар – кара йокмаган...
Сантый хаким булса, хәкимнең дә
Башы чыкмас сары йортлардан.
Юлбашчылар юл яздырган чакта,
Юлдан язган чакта халыклар,
Чыраг тотып, якты эзләүчеләр
Һәрчак булган, һәрчак калыккан.
"КУ" 05,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Рәхмәтләр яусын, бу санда Газинур Моратның аеруча куәтле шигырьләрен урнаштыргансыз. Менә монысын елый-елый укыдым.
0
0
0
0
.....Ул сары йорт исән! Кая китсен, мир акылдан язып барганда?! “Патша”, “дума”, “казый”, “министр”лар... “хөкүмәт” тә ягъни, бар анда. ......Дәвамы бар . Сәйлән
0
0
0
0
....................Ул, йортларның монда иң зурысы. .... Адашырга була йөргәндә, ...уйламасаң ничек чыгасыңны, ...сары йортка атлап кергәндә. ..................Дәвамы бр,.....Сәйлән.
0
0
0
0
Аек акыл монда кирәк түгел,монда сорау бары җүләргә!“Мин- җүләр!”- дип кулын куйганнарга,“патша” әзер акча түләргә...................Дәвамы бар...Сәйлән
0
0
0
0
Ә такта чыдар микән?.................Мин – язучы, син – цитата,Сине язасым килә. (Сине язасым килә.”Гөлия Хәйруллина)....................Минем сине тотып кулга,кысып аласым килә. Кулда чакта синнән нидерясап каласым килә..........................Һәрчак сине янәшәмдәгенә күрәсем килә.Бар җиреңне күрер өчендүрткә бүләсем килә.....................Синнән бүләк ясыйм микән,әллә матур иттереп,битләреңнән кәгазь ясап,аннан кәгазьгә төреп....................Ә бүләгем мәктәбемәбулыр сыйныф тактасы.Акбур белән ул тактанышундый килә тапласы:..........................Килә синнән такта буезур мәкалә сызасым,Ә борныңнан килә өскәцитата да язасым.......................Әллә ниләр яздым инде,ә такта чыдар микән?Үземнән дә журналист, йә язучы чыгар микән?............................Сәйлән
0
0