Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сандугачым

Сандугачым, киңәшеңә Шулкадәр мохтаҗ чагым.

Кума мине яннарыңнан,

Яныңа килдем тагын.

Сандугачым, киңәшеңә

Шулкадәр мохтаҗ чагым.

Хәсрәт төште башларыма,

Ни сайрарсың «чүп» тә «чүп»!

Чынлап чүп бөтен хәсрәтем,

Мәшәкатьләр бик тә күп.

Авырыймын өченче көн

Ни сайрарсың? «Түз» дә «түз»!
Мәңге килгән авыру түгел,

Килеп китәр тагын йөз.

Гашыйк булдым бер чибәргә,

Ни сайрарсың? «Үп» тә «үп»!

Син биргән киңәш-табышка

Рәхмәтләрем күптән күп.

Кума мине яннарыңнан,

Сайра, өздер, акыллым!

Ходай сиңа биргән икән

Аксакаллар акылын.
 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев