Саклар әле...

Салдырылган челтәр-пәрдә,
шаулап үскән гөлләр шиңгән.
Бабай cалган агач йортның
бүрәнәсе инде иңгән.
Шәһәргә дип тутырылган
әйберләр дә капчык-капчык.
Моңсуланып калган сыман
әби төсе – мендәр-ястык.
Элек гөрләп торган нигез
сагыш төсле күлмәк кигән.
Әмма һаман чиста һәм пакь,
балкып тора такта идән.
Безнең якты балачакны,
барлык-барлык хатирәне
саклар әле ул бик озак.
Чарасыздан... күз яшьләре
аша туган йортка элдек йозак.
"КУ" 03, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз