Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Сак булыгыз!..»

Җәйнең җылы, кояш тулы аяз көне.  Күңелдә дә һичбер болыт юк сыман.

Җәйнең җылы, кояш тулы аяз көне. 
Күңелдә дә һичбер болыт юк сыман.
Күзем төшеп, бер кисәтү сискәндерде: 
«Сак булыгыз, кар ишелү ихтимал!»

Таш бинаның диварына кыш көнендә 
Эленгән дә онытылган бөтенләй.
Шул белдерү көлә кебек кешеләрдән: 
«Ашыгасың? Бер мизгелгә туктал, әй!»

Зиһенеңә тиз арада барып җитми 
Җәй көнендә кар ишелмәү өстеңә. 
Ишелүләр ишетелеп тора ләкин... 
Кар гынамы? Төшер, төшер исеңә!

Искә алып, борчыласы киләмени?
Бу дөньяга без ит мәңгегә туган! 
Тик диварда ник тора соң ул кисәтү – 
«Сак булыгыз, кар ишелү ихтимал»?

 

"КУ" 07,2019

Фото: pixabay

 

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев