Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәһәрләр шәһәргә ялгана

Шәһәрләр шәһәргә ялгана. Күк Җиргә тоташа, Җир – Күккә.

Родила меня марийка.

И сказала: «Сын, живи!»

Йыван Кырла 


Шәһәрләр шәһәргә ялгана.

Күк Җиргә тоташа, Җир – Күккә.

Мин манам кулларым бер тозга,

Мин манам кулларым бер сөткә.

Сагыну саркылган күзләрем

Яңгырны сеңдерә, карларны,

Кичләрне, ә аннан – таңнарны...

Һәм җанны өшеткеч зарларны.

...Ярларны – кургаш су биегән...

...Кошларны – канатын киергән... 
...Бәхетне – учында биегән...

...Сулышны – яшәргә бирелгән...

Мин монда бер килдем, яратып.

Мин моннан, яратып, бер киттем.

Әйтерсең икенче гасырда...

Шулкадәр иде бит Җир... иркен...

Чәчләрне чәчләргә чияләп

Җил исә... (Җил генә... җил бары...)

Һәм кайда булсак та... җибәрми:

Кендеккә тоташа Җир шары. 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев