Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәһәр кошлары

Кош юлында «өзеләм-өзеләм» күңел җебе... Гомер җебе…

Китәргә җыенган кошлар туган илләрдән
Канат сыный, кабат-кабат салып җилләргә…


Биек күктә җилләр нинди? Кошлар белә.
Җирдә, шәһәр ышыгында – чәчләр үрә...
Бер – уңайга, ун – каршыга сыналабыз.
Кошлар китә, түзалмагач, без калабыз...
Кошлар кайта, түзалмагач сагынуга –
Асфальтларда әзер йөрәк ярылырга...
Бер – уңайга, ун – каршыга җиле, иле...
Кош юлында «өзеләм-өзеләм» күңел җебе...
Гомер җебе…

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев