Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагышланма

Сагышланма, үтенеп сорыйм, елмай бары. Янсын дөрләп бу җиһанның бар аһ-зары.

Искән җилләр туктап калыр, шау-шу тынар.

Күк, мин булып, күзләреңә тутырып багар.

Сагышланма, үтенеп сорыйм, елмай бары.

Янсын дөрләп бу җиһанның бар аһ-зары.

 

Пакь сөюем һәр яз җиргә кабат кайтыр,

Сирень булып, өй каршымда чәчәк атар.

Сагышланма, йөрәк парәм, тыңла бары.

Минем серле пышылдавым – тынлык шавы.

 

Ә кышларын кайтырмын мин, карга кунып,

Һәм эрермен, күзләреңнән синең үбеп.

Буран булып, әрнүләрең таратырмын...

Сагышланма, мәңге-мәңге яратырмын.

 

"КУ" 07, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур булган бу!???

    • аватар Без имени

      0

      0

      ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт, Лениза! Бик матур язасын!!!! Йорэккэ утэ бар сузен???

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик зур рэхмэт , Лениза Валиева! Молодцы! Шигырьлэр СУПЕР! !!!???????

          • аватар Без имени

            0

            0

            ???????