Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагыш

Үрмәкүч тыңгысызлыгы – күңел тәрәзен челтәрләп пәрәвез асылыныр...

Чиген кемнәр билгеләсен

уйлары биләмәсен:

көлсуга сипкән чигәсен

куш учына сөяп куеп

төнозын иләнәсе?..

Кем үлчәсен тыгызлыгын

сагышы басымының?..

Үрмәкүч тыңгысызлыгы –

күңел тәрәзен челтәрләп

пәрәвез асылыныр...

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язасыз, Илфак абый... Иҗади уңышлар Сезгә! Сәйлән ( Ләйсән Мөгътәсимова)