Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагынып, тагын кайттык

Безне көткән таныш бусага. Без бит шушы нигез балалары Үзебезгә алтмыш тулса да.

И туган йорт, безнең изге нигез,
Ялгызыңны киттек калдырып.
Ямансулап һаман көтәсең син,
Тәрәз-күзләреңне талдырып.
Хәтерлисең: без дүрт бала үстек,
Түрләреңдә уйнап, тәгәрәп.
Менә идек өй артында үскән
Шомырт башларына үрмәләп.
Җан түзмәде, янә сиңа кайттык,
Безне көткән таныш бусага.
Без бит шушы нигез балалары
Үзебезгә алтмыш тулса да.
Ничек яшәү кирәк кайтмый бер дә,
Көтеп торган оя-йорт барда.
Авыл кары сагындырган чакта,
Кайтабыз без хәтта кышларда.
Кайтабыз да сиңа, элеккечә
Җибәрәбез ягып мичләргә.
Күңел кайта кабат балачакка,
«Аулак өйләр» үткән кичләргә.
Ниндидер бер рәхәт ләззәт белән
Карлы урамнардан үтәбез.
Җылы өйдә, кайнар чәй янында
Үткәннәр йомгагын сүтәбез.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев