Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагыну

Тезәм юлга кабат-кабат сагынуым (шундый көчле!).

Тезәм юлга кабат-кабат

сагынуым (шундый көчле!).

Иңнәреңә башым салсам,

бу әрнүләр бетәр төсле.

Әйтер сүзләр чиктән ашты,

сыймас булып күңелемә.

Куркам шуннан – синсезлеккә

(ышанмаслык!) күнегелә.
Кирәкмени, синнән башка,

җан асраган бу хәятым?

Зилзиләләр нәрсә миңа,

давыл булгач үз халәтем!

Нишлим инде?.. Әйтә алмагач,

күзләреңә туры карап...

Сагынуым шундый көчле –

тезәм юлга кабат-кабат...
 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев