Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагыну

Сагынмыйча яшәп булмый, Сагындыра туган як. Сагындыра уйнап үскән Әти, әни торган як.

Сагынмыйча яшәп булмый,
Сагындыра туган як.
Сагындыра уйнап үскән
Әти, әни торган як.
Сагындыра туганнарым,
Сагынмый ничек түзим?
Сагынусыз яшәп булмый,
Мин аннан ничек бизим?
Гомер буена сагынып
Яшәргә язсын иде.
Йөрәгемдәге утлар да
Сагынып янсын иде...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев