Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагынмаклык

Яшел күлмәк – сагынмаклык төсе, Һәм мәрсия... минем яшьлеккә.

Җылы тәннәреңдә тузсын диеп,

Бүләк иткән идем йон күлмәк;

Күпме генә киде, әниемнең

Төсе булып калды бу бүләк.

 

Билләре дә инде таман гына –

Олыгаям мин дә отыры.

Якасына, җете төсләр сайлап,

Бизәк чиктем төннәр утырып.

 

Арчалардан алган читек белән

Бәрхет калфак кисәм килешер.

Күлмәгемә (әллә яшькә?) күрә

Ыспай гына атлап килешем.

 

Бисмиллалап, саклап кына киям,

Әни сыман, бары кешелеккә.

Яшел күлмәк – сагынмаклык төсе,

Һәм мәрсия... минем яшьлеккә.

 

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев