Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагынма!

Язлардан аҗаган көтмим лә! Язлардан мин синле яз көтәм!..

Сагынма! Әйтерлек сүзләрең,
Назларың җилләрне узмагач.
Кыраулар салкыны куркытмый,
Шау чәчәк – кый кызыл алмагач.
Сөй генә! Сөелеп яшәргә,
Сусарга язсын ла язларга.
«Вулканнан курыкмыйм, –
дисең син, –
Теләмим тик синсез суларга...»
«Син генә...» дияргә ашыкма,
Мәңгелек мөһере юк күптән.
Язлардан аҗаган көтмим лә!
Язлардан мин синле яз көтәм!..
Син килмә! Ихласлык тапмасаң,
Кылларда зеңгелдәү юк икән.
Җилкапка тавышы шар яра:
«Җилләрдә җиде ят салкыны –
Алмалы һәм синле яз көтәм!..»

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев