Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь үлә, авыр сулыш алып...

Һәр ел саен, һәр көн, сәгать саен, Шагыйрь үлә һәрбер кешедә.

Шагыйрь үлә, авыр сулыш алып.
Елмаеп йә яшькә күмелеп.
Соң юлына озатканда, кайнар
Мактау кала, эзгә түгелеп.
Шагыйрь үлә канлы сугышларда
Йә сыенып тынчу почмакка.
Исән чагын аның беркем белми,
Ә аласы иде кочакка...
Һәрбер сүздә үлеп терелә ул,
Тик өлгерми соңгы юлына.
Аңа тиеш хөрмәт никтер кала
Йә кызына, яки улына.
Мәңгелеккә исән калыр өчен,
Үлә шагыйрь. Җаннар күшегә.
Һәр ел саен, һәр көн, сәгать саен,
Шагыйрь үлә һәрбер кешедә.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев