Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сафлык бишегендә

Чишмә юлын таба. Челтер-челтер ага

Сафлык бишегендә
Тоткарлыклар аша
Чишмә юлын таба.
Челтер-челтер ага
Офыкларга таба.
Мәгърур таулар тора
Ак болытка тиеп.
Үзәннәрдә таллар
Шаулый, җилдә биеп.
Җәеп киң колачын,
Күктә оча лачын.
Ирек... Хокук… Киңлек,
Юк, татымый кимлек!
Күбәләкнең канат
Җилендә хуш исләр.
Бәйсезлекне сөйгән
Миндә гүзәл хисләр.
Тамырларым буйлап
Каным ага чыңлап.
Баскан җирем тоймыйм,
Хәят тынын тыңлап.
Ышанмагыз, зинһар,
Күңелсезмен, дисәм.
Кичермәгез мине,
Башым түбән исәм.
Сафлык бишегендә
Җаным, тәнем исә-ә-ән!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев