Логотип Казан Утлары
Шигърият

Саескан – депутат

Саесканнарның файдалы бер эш тә кырасы юк.

Саесканга нидер булды, бөтенләй китте азып.

Уңган Чәүкә туганыдай җирдән эзләми азык.

Кайда басканын да белми, йә сикерә, йә ыргый.

Анда барып хәбәр сөйли, монда килеп шыкырдый.

Хәбәре дә хәбәр түгел – вәгъдә дә вәгъдә генә.

Имеш, ул депутат булса, бар кошлар файда күрә.

«Миңа тавыш бирсәгез, – ди, – әй, кошларым, белегез: Төннәрегез тыныч булыр, якты булыр көнегез!

Җәйләрегез эссе булыр, йомшак булыр кышыгыз.

Тормыш шулай яхшыруга алынмасын һушыгыз.

Чыпчыкларның төп азыгы тары гына булачак.

Каргалар үз ояларын тик бамбуктан корачак.

Туктаусыз чебеш чыгарган инкубатор ясатам.

Тилгәннәргә чебешләрне жәлләмичә ашатам.

Күкене дә йомыркалар салудан азат итәм.

Тик миңа гомер теләсен көн саен кичен, иртән.

Сандугачка Сәхнә булмас юк-бар әрәмә талы.

Аңа атап төзеттерәм аерым концерт залы.

Гиннесс китабына кертәм карлыгачның рекордын.

Уктай атылып оча ул, мин үзем шаһит булдым.

…Сайлаудан митинг ясап, әйләндерми болага,

Кошлар дәррәү сайладылар Саесканны Думага.

Кышлар үтә, килә язлар, яз артыннан җәй җитә.

Сайлаучылар вәгъдәләрнең үтәлүләрен көтә.

Бу хикәяттән нәтиҗә чыгарып торасы юк.

Саесканнарның файдалы бер эш тә кырасы юк.


 

ЗАКИР ӘКБӘРОВ

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев