Логотип Казан Утлары
Шигърият

Садә

...шул йөрәкнең иң түрендә яши Кешелекнең намус белән бергә Сатып булмый торган хәтере.

Кайтуның да хәзер китүе бар,
Садәлеген эзләп яшәүнең.
Ул кайтуың, бәлки, сөртер өчен
Кемнәрнеңдер тик күз яшьләрен.
Ул кайтуың, бәлки, тыңлар өчен
Идел шавын, Болак дулкынын.
Һәм җан сорап, кабаттан җан сорап
Калкынуын ерак упкынның.
Мин чаңнарын тыңлыйм Казанымның.
Тыңлыйм аның, тыңлыйм азанын.
Һәм сүзләрне, канлы калҗа кебек,
Йөрәгемнән алып язамын.
Кан исенә исәнгерәп исә
Җилләре гел... ахры, шуңадыр –
Ул үзенә-үзе бер ышаныр...
Ул үзеннән-үзе шомланыр...
Садәлеген эзләп, таңнар белән
Җилләр узар – буйлап, буйлатып...
Тик бер югалтканны – булмый табып,
Ә тапканны – булмый югалтып.
Кайтуның да хәзер китүе бар,
Чынлыгына сусап яшәүнең.

Ә кайтуың – бары сөртер өчен
Кемнәрнеңдер тозлы яшьләрен:
«Йөрәгеңне сакла, – диеп, – монда...
Йөрәктән юк берни – кадерле!»
...шул йөрәкнең иң түрендә яши
Кешелекнең намус белән бергә
Сатып булмый торган хәтере.


Луиза ЯНСУАР (1981) – шагыйрә; Россия-Италиянең Халыкара «Белла» һәм республиканың
М.Җәлил исемендәге, язучыларның С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләре лауреаты.
«Мин күкләргә кайтам», «Сөт», «Без җан өргән учак» исемле китаплар авторы. Казанда яши.

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев