Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабыйга

И сабыем, уйначы и, уйначы, уймак кынам...

И сабыем, уйначы и, уйначы, уймак кынам,

Сөттән туган, сөттә йөзгән, сөт белән туймак кынам.

 

Килче-килче, көлче-көлче, син – кояшым, син – аем,

Дөньямның кендеге итеп яраткандыр Ходаем.

 

Син барда – бар! Син юкта – юк!

Без кем соң, без дәвамсыз?

Сырхаудан да, үлемнән дә дәва бар ул, дәва – сез!

 

И сабыем, уйначы и, уйначы, уймак кынам,

Син барга бөтереләм мин, үзем дә уймак сыман!

 

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев