Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабан туен көтәм

Зур уңышлар һәрчак көтеп торсын Тырыш, батыр милләт улларын.

Һәр ел саен Сабан туен көтәм
Түземсезлек белән үрелеп.
Чаба-йөгерә китәмен мәйданга
Кызыксынуларга бирелеп.
Чүлмәк вату, колгаларга менү,
Ат чабышы кызык узадыр.
Тик, һичшиксез, мин ышанып әйтәм, 
Иң кызыгы – көрәш буладыр.
Ыбыр-чыбыр башлый бу уенны,
Дәвам итә олпат батырлар.
Сулыш алмый күзәтәм уенны,
Быел кемнәр батыр калырлар?
Елдагыча җиңү яулаучылар –
Биектау батырлары.
Күпме көчләр сарыф иткән,
Районның тырышлары.
Горурланып карыйм бил алышны, 
Көрәш рухы халкым сагында.
Иң югары үрләр алда әле –
Лачындай егетләр барында.
Халкыбызның яшәү көчен
Күрсәтәдер бу спорт төре.
Эзләнү һәм әзерләнү белән
Үтәдер көрәшченең һәр көне.
Көрәш – татар халкы күңеленең 
Тибрәтә иң нечкә кылларын.
Зур уңышлар һәрчак көтеп торсын
Тырыш, батыр милләт улларын.

Захарова Анжела,

Максудилар исемендәге Биектау 5нче номерлы  
гомуми урта белем мәктәбенең 9 нчы А сыйныф укучысы 

Фото: unsplash


  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев