Сабан туе хатирәсе
«Сабантуйга кием алдыгызмы? Җиңә алдыгызмы бүләкләр?» Тау кадәрле хатирәләр җанда һәм чемодан тулы күлмәкләр.
Ат чабышы карап басып торам авылымнан ерак чит якта.
Күк айгырның ияренә менеп, балачагым чаба еракта.
«Кием алдыгызмы Сабантуйга?» – гел яңгырый шул сүз колакта.
Авыл баласына яңа кием елга ике була ул чакта.
Сабан туе алдындагы төннең озынлыгы кышкы төн кебек.
Таң атканчы – өне бер төш гүя, таң атканчы – төше өн кебек.
Сабантуйга дигән киемнәрне хәстәрләгән әни пөхтәләп.
Уенга дип йөргән ботинкалар читтә тора бүген, үпкәләп.
Куллар капшый, Яңа елдан башлап, Сабантуйга җыйган акчаны.
Әллә ниләр аласылар килә, һәр кешенең җирдә бар җаны.
Кояш ашыгып, битне ашап йөри, мин әйләнәм бәйрәм мәйданын.
Һәр әйләнгән саен сизә барам балачакның узып барганын...
Ике көнгә сәфәргә дип килдем, ат чабышы карыйм чит якта.
Ерак түгел кунакханә көтә, ә колакта никтер шул чакта:
«Сабантуйга кием алдыгызмы? Җиңә алдыгызмы бүләкләр?»
Тау кадәрле хатирәләр җанда һәм чемодан тулы күлмәкләр.
«КУ» 09, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев