Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сабак

...Ул – Мәңге Шат – бер иманлы карчык кына. Узганында сөенечләр – тансык кына... Булганына шөкерана кыла-кыла, Яши икән шулай эчтән балкып кына.

Ни сәбәпле очраштырган Язмыш, белмим,

Мәңге Зарлы Мәңге Шатка тап булган, ди.

Мәңге Шатның көләч йөзен күрү белән

«Мин дә яшим инде җирдә», дип куйган, ди.

«Кая барсам, нишләсәм дә – юлым уңмый,

Туганда ук, ахры, кемдер күз тидергән.

Гомерем буе озата бара эт тормышы:

Кемдер майлы калҗа ашый – мин... кимерәм.

Безгә дигән бәхеткәйне сыер сөзгән!

Гел ярарга тырышасың – ярап булмый.

Кемнәргәдер бер елмаеп карау җитә –

Майлагандай бара эше – блат полный!

Хөкүмәтен әйтер идем, күрми-белми, –

Безнең ишене яклый, ди, тот капчыгың!

Безгә дигән кара шәлне кем бәйләсен:

Кемдер балда-майда йөзә, без – ялчылар!»

Тезә торгач үзе чиккән «газаплар»ны

Маңгаенда тагын бер сыр артып киткән.

Әдәп саклап, аның зарын тыңлаган да

Мәңге Шат та җайлап кына тезеп киткән:

«Бу дөньяга килүең ул – үзе бәхет,

Дүрт саның сау-сәламәт бит, зиһенең ачык.

Аллаһ биргән ризык булыр өстәлеңдә,

Тик рәхмәтне ешрак әйт син, йөзең ачып».

...Ул – Мәңге Шат – бер иманлы карчык кына.

Узганында сөенечләр – тансык кына...

Булганына шөкерана кыла-кыла,

Яши икән шулай эчтән балкып кына.

 

"КУ" 02,2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев