Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үс, күтәрел, исән халык!

Күтәрел син, исән халык, чордан чорга югарырак!

Йолкып атсам, чәнчи, диеп,

Үткәннең һәр гөлчәчәген,

Бөтенлектән мәхрүм калып,

Корыр кебек киләчәгем.

 

Үткәннәрнең орлыгында, –

Туфрагында, зурлыгында, –

Күрәчәгем, күкләр язган.

 ...Батмас өчен хурлык татып,

Аныклансын хаклык, ялган...

 

 ...Үзебезне акларгамы –

Үткән чорны гаепләдек?

Гарасатын кузгаттык та

Аста калып гарипләндек.

 

Бүгенгегә – бүгенге юл,

Фикер-кояш кирәген дә

Аңла, дигән кисәтүле

Мәсләк яши йөрәгемдә.

 

 ...Карашыңда янсын чыраг!

Күтәрел син, исән халык,

Чордан чорга югарырак!

Син – баһадир, мәгърур Алып.

Торсын дөнья, таңнар калып.

 

Хак очкыны бөек җанны,

Юк, кысмасын, әзер калып.

Дошман аска тартканда да,

Үткәннәрдән гыйбрәт алып,

Үс, күтәрел, исән халык!

 

Үс, күтәрел, исән халык!..

 

"КУ" 3, 2018

Фото: tatar-congress.org

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев