Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рухларына–дога...

«Шәһидләрне үлгәннәргә санамагыз, Алар исән Аллаһ хозурында» – Зиһеннәрне уеп төшкән Коръән сүзе Кормаш, Җәлил, Алиш турында да.

Гомеркәйләр кемгә генә газиз түгел, Газиздерме илең гомердән дә? Кемнәрнеңдер ул чак, бәлки, таңы аткан Берәүләргә шәфәкъ сүрелгәндә?

Исбатларга күпме еллар кирәк булган Үлемнәре зая түгеллеген. Һәйкәлләрен чәчәкләргә күмгәндә дә Рухлары тик дога тели бүген.

Әгәр булса, кичер, Аллаһ, гөнаһларын. Язма безгә мондый язмышларны... Оныттырма ләкин, Туган илем, диеп, Башын салган Җәлил, Алишларны, Башын салган Җәлил, Алишларны...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев