Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рухка эндәшү

И Рух!.. Күтәрел син, әйдә, Биеккә, югарыга. Җитте вакыт сине дә бит Коллыктан тугарырга.

И Рух!..

Күтәрел син, әйдә,

Биеккә, югарыга.

Җитте вакыт сине дә бит

Коллыктан тугарырга.

Җиргә тамыр җибәрергә

Ашыкма, иртә әле...

Син – Тере суы, синсез бит,

Аһ, сулыр җанның гөле.

Син – Күкнеке! Күкләрнеке!

Боекма, җәй канатың.

Бар әле безгә очасы,

Канатларны канатып.

Бар әле безгә менәсе

Хыялым кыясына.

Ышанамын, шул кыяга

Исемем уясыма.

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев