Әрсез картлык

Куанып җирдә яшәгән чак –
Гөрли бакчам... гөлләрем.
Ә шулай да...
Әрсез картлык сиздермичә
Урлый барган көннәрне.
Хыялларның ашкан чагы –
Һәр һөнәр килә хәлдән.
Ә шулай да...
Хәйләкәр картлык күзгә карап,
Гүзәл елларны чәлгән.
Яшим әле, яшьним, дисәм,
Юл киселгән яшьнәргә,
Картлык килеп кысты билдән,
Белмим ни дә эшләргә!
Кит юлымнан,
Читкә тайпыл,
Юл бир миңа яшәргә!
Кемнәрнедер сөендереп,
Кемнәрнедер көендереп,
Кемнәрнеңдер кәефен кырып,
Тагын бер кат яшьнәргә.
"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз