Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәсем астындагы язу

Сагынганда бер карарсың әле, Истәлегем булсын бу рәсем.

Сагынганда бер карарсың әле,
Истәлегем булсын бу рәсем.
Күзләремдә сиңа таныш булган,
Бу тормышны сөйгән сурәтем.
Син булганга җылы минем күңел,
Өметләрем сүнми, мин яшим.
Туган җирдә калган газиземә
Истәлегем булсын бу рәсем.

"КУ", 7, 2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев