Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рокси, Рокси...

Ә Роксиның бүген туган көне, Ә Роксиның олы бәйрәме. Тау-тау булып зур бүләкләр килә: Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.

В Китае сын миллиардера купил своей собаке две пары часов Apple, каждая из которых стоит £800. The Daily Mail.

Ә Роксиның бүген туган көне,

Ә Роксиның олы бәйрәме.

Тау-тау булып зур бүләкләр килә:

Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.

Нигә инде бу бүләкләр сиңа,

Син әйт әле, Рокси, әйт әле.

Кунакларың әнә шәраб эчә,

Син эчмисең, син бик яшь әле.

Алар сиңа бәхет-шатлык тели,

Саулык тели алар ихластан.

Син аларга усал караш белән

Утырасың каранып астан.

Рокси, Рокси, ә син беләсеңме

Җирдә күпме кеше барлыгын?

Һәм шул кешеләрнең бик күбесе

Эт тормышы алып баруын.

Рокси, Рокси, без ирекле кебек,

Тик безнең дә бар бит хуҗалар.

Туган көннәр безнең, кызганычка,

Бигрәк артык тыйнак узалар.

Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,

Гел өрәсең әле хуҗаңа.

Ә без менә усал бер караш та

Ташлаган юк югыйсә аңа.

 

 

 

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X