Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рәхмәтле борчылу

Кая бакма – акча кирәк, (ришвәт кирәк,) – Ничек яшәр оныклар?..

Рәхмәт инде СССРга,

Бушлай бирде белемне.

Тиеннәрне түкми генә

Укып йөрдек күңелле!

Вузларга да бушлай кердек,

Ришвәт-фәлән төртмичә.

Белем алдык, һөнәр алдык,

Һөнәрләр – әллә ничә...

Рәхмәт инде СССРга,

Алды ул кочагына, –

Табибларга керә идек

Чират тормыйча гына.

Карусыз дәваладылар,

Бушлай иде дарулар.

Хәзер әнә – бәя «тешли»!

Әҗәл инде
Аптекага барулар.

Рәхмәт инде СССРга –

Бушлай бирде фатирын.

Юкса каян зур акчалар

Табар иде фәкыйрең?

Хәтта азык «талон»нарын

(Берзаманны)

Кулга бушлай бирделәр.

Забастовка дип йөргәнче –

Чират торсын, диделәр.

Без яшәдек. Гомер иттек.

Хәзер дөнья тубыктан.

Кая бакма – акча кирәк,

(ришвәт кирәк,) –

Ничек яшәр оныклар?..

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев