Рәхмәт яусын сиңа, кадерлем

Хатыным Рәмзиягә

«Уйламыйча бер сүз әйтмисең», – дип,

Гел искәртә идең яшьлектә.

Хисләргә дә урын бирелгәндер,

Шуңа да ул тиле яшьлек лә.

Ялгышлар да урап узмагандыр,

Гашыйк булсам – шашып яраттым.

Ә шулай да, ничек, аңлаталмыйм,

Син үзеңә һәрчак караттың.
Кызып киткән чакта, рәнҗеткәндә,

Дәшми кала белдең, яшь йотып.

Авыр чакта терәк була килдең,

Күңелеңне һәрчак киң тотып.

Игътибарга вакыт гел тар инде,

Кая ашыгабыз шул тикле?

Җылы сүзгә, назлы карашларга

Урын һаман кала бик чикле?!

Соң булса да – уң булсын, ди халык,

Рәхмәт яусын сиңа, кадерлем.

Үткәннәргә кайтып кичер мине,

Белмәгәнгә синең кадерең.
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: