Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ризасызлык

Хокуксыз кавемгә урын тар...

Мәйданга козгыннар җыелган.

Күргәннәр, арада зәгыйфь бар.

Дәшми дә, күрми дә тик торсаң

Телеңне, күзеңне чукыйлар!

Халыкка, хаклыкка сансызлык.

Хокуксыз кавемгә урын тар.

Алышта абынсаң, сөрлексәң,

Таптарлар, изәрләр, сытарлар...

Кыядан берәүләр мал саный.

Биектән түбәнгә упкын бар.

Төпкелсез карашлар дәшмәс, тик...

Каһәрле бәддога укырлар!        

 

Фото: vk.com

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев