Логотип Казан Утлары
Шигърият

Пыяла туй уйлары

Бераз моңсу рухта узып киткән пыяла туй бик күп уйлатты.

Бераз моңсу рухта узып киткән
пыяла туй бик күп уйлатты.
Алга табан бер кат карап куйса,
үткәннәргә гамем ун кайтты.
Кайбер хәлне белми калдык бугай,
күпме еллар бергә яшәп тә, –
куышыбыз үтә күренмәле
булган ласа, җаный, яшь чакта!
Туар таңны шунда каршы алдык,
сөю хисе чыкты иркенгә...
Безгә бәйле һәммә төрле серләр
хәзер инде мәгълүм ил-көнгә.
Язмыш ханым бүләк иткән йортны
әллә пыяладан койганнар?!
Чынга туры килмәс гамәл өчен
кабат-кабат аһлап көйгән бар.
Кайчак даулы бәхәс юктан куба
мәшәкатьле тормыш башында.
Бәллүр түбәң һич тә кирәк түгел –
күкләр күреп тора барсын да.
Яхшылыкка юрыйм яшәлгәнне,
йөрәк әле һаман шашына.
Куышыбыз үтә күренмәле,
атмасыннар аңа таш кына.
Бераз моңсу рухта үтеп киткән
пыяла туй бик күп уйлатты...

"КУ" 07,2023

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев