Пәйгамбәр

Эчемнән ут янып торган чагымда

Күрәм: Җибрил була пәйда янымда...

Күземне бер йокы баскан шикелле

Булам, бугълам үзем, шашкан шикелле.

Тоям: Җибрил яра күңлем ярасын,

Яра да рух сала, алгач карасын.

«Пәйгамбәр син!» ди дә шунда китә ул

Очып күккә, миңа күргәзә дә юл.

Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда

Килә күктән аваз, тетри җиһан да:

«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын, 
Тагып билгә баһадирлар кынысын,

Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач,

Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!

Корыт җирдән языкның кортларын син,

Очыр җилгә аларның йортларын син,

Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,

Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –

Ди дә күктән аваз, сикереп торамын,

Китеп, бер тау башында ултырамын;

Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән

Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.
 

Сәгыйть  Рәмиев
 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: